-
Татарстанлыларга тарифларны исәпләү буенча ярдәм күрсәтәчәкләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә Хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.
-
Татарстан мөфтияте 11 Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыя Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 700 волонтер җәлеп итү күздә тотыла.
-
Татарстан китап нәшрияты XXХ Минск Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә китапларын тәкъдим итә Татарстан китап нәшрияты бирегә тарихи, туган якны өйрәнүгә караган китапларны, классик әдипләребез иҗатын, татар теленә үзөйрәткечләрне, сүзлекләрне, балалар әдәбиятын, бүләк-басмалардан тупланган төрле жанрдагы 200 китап алып килә.
-
Язучылар елмаерга чакыра Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри,14) “Язучылар елмая яки язгы маҗаралы көннәр” дип исемләнгән юмор кичәсе була.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Тичуринга Бикчәнтәев, Зәйниев, Имамутдинов чакырулы (Театрда кем эшләр?)
Узган атнада Тинчурин Театры режиссерының эштән китүе билгеле булды.
Беркайчан да үземнең эштән китүем турында инеттан белермен дип уйламаган идем. Бу эштән китү турында рәсми боерык күргәннән бер сәгатькә иртәрәк! Журналистика рулит! Эштән китү сәбәпләрен аңлатучы булмады! Минем белән хезмәт куйганнарга рәхмәт!" - дип язган иде режиссер үз социаль челтәрендә. Соңрак Рәшит Заһидуллин рәсми рәвештә эштән китүен хәбәр итте. Аның белән бергә 30 ел буе театрда хезмәт иткән тормыш иптәше Җәмилә Әсфәндиярова дә эштән китте.
Тетарга яңа режиссер табу турныдагы сорауга Мәдәният министры җавап бирде:
“Учреждение уставы буенча директор белән дә, баш режиссер белән дә контракт каралмаган. Без закон буенча директор белән контракт төзибез. Безнең әлегә баш режиссер вазифасына кандидатурабыз юк”, - диде Ирада Әюпова.
Хәзер исә Тинчурина театрында яңа сезонда яңа спектакльләр куелачагы билгеле булды. Театр коллективы белән Фәрит Бикчәнтәевны эшлиячәк. Күренекле режиссер Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт" драмасын куячак.
Шулай ук Тинчуринда Фәрит Бикчәнтәевтан кала, Илгиз Зәйниев һәм Туфан Имаметдинов та спектакль куячак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәгенә сылтама белән "Татар-информ" яза.
Тинчурин театрның яңа сезонында алты спектакль чыгару планлашырыла. 23 октябрьдә яңа театр сезонының беренче премьерасы булачак. Бу - Илшат Мөхетдиновның "Хыялый" комедиясе. Пьеса авторы - башкорт драматургы Салават Әбүзар. Илшат Мөхетдинов Татарстан театрларына Әлмәт театры аша килеп кергән драматург.
Ноябрь аенда Илгиз Зәйниев Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча "Өч аршын җир" спектаклен чыгарачак. Илгиз Зәйниев үз командасына рәссам Сергей Скомороховны, композитор Эльмир Низамовны һәм ут белән бизәү өчен Илшат Саяховны алган.
Театрда өченче премьераны Туфан Имаметдинов чыгарачак. Ул Илгиз Зәйниевның "Полиционер" сатирик комедиясен чыгара.
Яңа елдан соң театр коллективы Фәрит Бикчәнтәевны көтә. Күренекле режиссер Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт" драмасын куячак.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ
Фото: Википедия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз