Самолет нигә янган?
Тикшерү комитеты "Шереметьево"дагы һәлакәтнең төп версияләрен атады
5 май кичендә "Шереметьево" аэропортында Мостай Кәрим исеме бирелгән самолет җиргә төшкәндә яна башлаган иде. Нәтиҗәдә 41 кешенең гомерен өзде. Очкыч һәлакәте сәбәпләре турында төп сәбәпләр аталды.
Тикшеренү комитеты түбәндәге версияләрне атады: очкыч техник яктан тикшерелгән булмавы, бортта хезмәт күрсәткән кешеләрнең тиешле квалификациягә ия булмаулары, һава шартларының начар булуы.
"Аэрофлот"ның Мостай Кәрим исемен йөртүче самолеты Мәскәүдән Мурманскига очып китеп бераздан кире әйләнеп кайтты. Җиргә төшкәндә ул койрык өлеше белән җиргә каты бәрелде һәм очкычка ут капты. Нәтиҗәдә, 78 кешенең 41е һәлак булды.
«Идел» журналы 16+
Теги: чп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев