Логотип Идель
Яңалыклар

"Тимур һәм комета": Кариев театрында "булган-булмаган хәл"

26-27 нче май көннәрендә 13:00 сәгатьтә Кариев театры 34 нче сезонның чираттагы премьерасын – «Тимур һәм комета» спектаклен тәкъдим итә.

26-27 нче май көннәрендә 13:00 сәгатьтә Кариев театры 34 нче сезонның чираттагы премьерасын – «Тимур һәм комета» спектаклен тәкъдим итә. Спектакль драматург Полина Коротыч («Вадик поёт свою музыку») пьесасы буенча сәхнәләштерелә. Режиссёры – Тимур Шәрәфетдинов (Мәскәү).

Бу тарих үз җырын җырларга теләгән һәм моның өчен тулы бер шәһәр төзегән малай, ялгызы гына булырга теләмәгән кыз, аларның дуслары Мәче һәм Песнәк турында. Спектакль мәңгелек сораулар турында уйланырга этәрә: «Чынлыкта бәхет нәрсә ул?», «Үзеңне ялгыз хис итүдән ничек туктарга?», «Кемгәдер кирәкле булуыңны тою мөһимме?». Барлык җаваплар серле комета очып килгәч кенә ачыкланачак. 

Тимур Шәрәфетдинов: «Хәзерге мәгълүмат агымында кешеләргә, бигрәк тә балаларга, нишләргә кирәклеген тоемлау катлаулырак. Әти-әни бертөрле тәрбияли, интернетта башка информациягә юлыгасың, дуслар өченчесен сөйли, мәктәптә дүртенчесен укыталар. Җәмгыять безне ничек тә үз кануннарына буйсындырырга тырыша. Яшүсмер югалып кала: “Асылда мин кем соң?”, “Минем нәрсә эшлисем килә?”, “Миңа нәрсә ошый?”. Пьесаның төп герое Тимур да – шундыйлардан. Аның бердәнбер теләге – үз музыкасын җырлау. Ә бу теләктән нинди “булган-булмаган хәл”ләр килеп чыкканын спектакльне карап белерсез. Миңа калса, әлеге тарих һәрбер кешегә үзенчә якын булачак».

Спектакльнең иҗат төркеме: 

Режиссёр – Тимур Шәрәфетдинов
Рәссам – Юлия Ветрова
Композитор – Дмитрий Ефимов
Хореограф – Анна Демидова 
Ут буенче рәссам – Максим Бирюков 
Видеограф – Андрей Горлачев

Спектакль Бердәм Россия партиясенең «Театр – балаларга» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте гранты ярдәмендә сәхнәләштерелә.
17 майда 13:00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгында премьерага багышланган матбугат конференциясе узачак. 

Белешмә өчен: 

Тимур Шәрәфетдинов Үзбәкстанның Дәүләт сәнгать институтын, МХАТ мәктәп-студиясе һәм Вс. Мейерхольд исемендәге үзәкнең уртак магистратурасын (В.А.Рыжаков остаханәсе) тәмамлый.

Спектакльләре: «PLAY» С.Беккет (Үзбәкстанның Милли академия драма театрының кече сәхнәсе, 2010 ел), «В ожидании Годо» С. Беккет (Хәмзә исемендәге Коканд музыкаль драма театры, 2011 ел), «Квадратура Круга» В.Катаев (АРДТУз, 2013 ел), «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» К.Ди Камилло («Ильхом» театры, 2013 ел), «Обет» спектакле (Вс.Мейерхольд исемендәге үзәк, 2018 ел), «Лед.Капля.Облако» бэби-спектакле (Красноярск шәһәре Яшь тамашачы театры, 2019 ел), А.Пушкинның «Евгений Онегин» романы буенча «Онегин Ж.» спектакле (Ачинск драма театры, 2020 ел), Мария Сулчаниның «Человек с глазами Моцарта» пьесасы буенча «Невойна. Эпизоды» спектакле (ЦАТРА, 2021 ел).

Лаборатория һәм фестивальләр: А.С.Пушкин исемендәге Мәскәү драма театры лабораториясе (2017 ел), Юрий Квятковский, Евгения Беркович, Ксения Петренко җитәкчелегендә ЦА яшь режиссерлар лабораториясе («Ильхом» театры, 2014 ел), Яна Тумина лабораториясе (Санкт-Петербург).

Полина Коротычның «Вадик поет свою музыку» пьесасы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Маленькая Ремарка» (2021) пьесалар конкурсы җиңүчесе, шулай ук «Любимовка» яшь драматургия фестивале (2021) шорт-листына кертелде.

Чыганак: Кариев театры матбугат хезмәте

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев