Логотип Идель
Яңалыклар

Тимур Сөләйманов: «Сайлауга мөнәсәбәт балачактан формалаша»

Без балачакта кечкенә сайлаулар тавыш бирүгә җаваплылык тәрбияли.

Бу хакта Татарстанда "Беренчеләр хәрәкәте" җитәкчесе Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов әйтте.Ул сайлау участогына Казан Кремлендә хәрәкәтнең багышлау тантанасында хористларның берсе – беренче тапкыр тавыш бирүче Никита белән килде.

- Сайлауда катнашу ул әһәмиятлеккә мөнәсәбәтне белдерү. Ул балачактан формалашадыр. Син үзеңнең тирә-ягыңда булган әйберләр өчен җаваплы икәнеңне аңлыйсың, – ди Тимур Сөләйманов. - Көндәлек кечкенә генә сайлаулардан җаваплы мөнәсәбәт барлыкка килә Синең тавышың, катнашуың аша  зур илебез сайлаган юлның бер өлеше дигән аңлау формалаша.

Тимур Сөләйманов "Беренчеләр хәрәкәте"нең 5 меңгә якын катнашучысы өчен бу беренче сайлаулар булуын һәм алар, һичшиксез, сайлауда катнашуына, ә калганнар сайлау участокларына гаиләләре белән килүенә ышанычын белдерде, дип яза "Татар-информ".

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев