Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Тинчурин театры Мамадышка cәфәр кылды

    Язның беренче көнендә, 1 март, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мамадыш шәһәре тамашачысына “Син бит минем бергенәм” премьерасын тәкъдим итте.

    Спектакль Исламия ханым Мәхмүтованың күркәм юбилее уңаеннан күрсәтелде. Мамадыш шәһәре башлыгы Анатолий Петрович Иванов, мәдәният бүлеге башлыгы Степан Петрович Спиридонов һәм зал тутырып килгән тамашачы яраткан артисткасын 75 яшьлек юбилее белән тәбрик итте. 

    Реклама

    Татарстанның халык артисты Хәлил ага Мәхмүтовның тууына 80 ел тулу уңаеннан артистның туган төбәгендә тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган күргәзмә тамашачылар өчен аеруча кызыклы булды. Исламия ханым тормыш иптәше, сәхнә партнеры булган Хәлил ага турында үзенең җылы истәлекләре белән уртаклашты. Ләйсән Мәхмүтованың әтисенең якты истәлегенә багышлап җырланган җыры тамашачы күңеленә аеруча якын булды. Күренекле артистны искә алу аның рухына дога булып барып ирешкәндер!!!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!