Логотип Идель
Яңалыклар

Тинчурин театры татар хатын-кызына багышланган либретто жанрындагы спектакльләр әзерли

Лаборатория кысаларында өч либретто язылган. Либреттоны шагыйрә һәм драматруг берләшеп яза.

Тинчурин театры Казан консерваториясе белән берлектә татар-хатын кызы турында «Умай» феминистик лабораториясе башлап җибәрде. 

Лабораториянең максаты — татар телендә кыска өч камера операсы булдыру. Лаборатория Умай хатын-кыз алиһәсе исеме белән аталган. Оештыручылар аны феминистик лаборатория дип атаган. Ул татар хатын-кызының татар мәгърифәтенә, тарихи үзгәрешләргә керткән өлешенә багышлана.

Лаборатория кысаларында өч либретто язылган. Либреттоны шагыйрә һәм драматруг берләшеп яза. Лабораториядә шагыйрәләр Лилия Гыйбадуллина, Эльвира Һадиева, Миләүшә Гафурова, драматурглар Энҗе Гыйззәтова, Динә Сафина катнаша. Аларга шагыйрә Йолдыз Миңнуллина һәм Энҗе Дусаева кураторлык итә.

Сәхнәгә әсәрләрне Туфан Имаметдинов җитәкчелегендәге режиссерлар лабораториясендә катнашучылар куячак. Премьера 21-23 апрельдә Тинчурин театры сәхнәсендә узачак.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев