Логотип Идель
Яңалыклар

Тинчурин театрына экскурсия...

19 нчы июльдә татар телендә Кәрим Тинчурин исемендәге татар Дәүләт драма һәм комедия театрына ачык экскурсия узачак.

19 нчы июльдә татар телендә Кәрим Тинчурин исемендәге татар Дәүләт драма һәм комедия театрына ачык экскурсия узачак.

Мэрия проекты кысаларында Казан халкына татар драматургы Кәрим Тинчуринның тормышыннан кызыклы фактлар сөйләячәкләр. Визит вакытында театрга нигез салучының тарихи экспонатлары, шәхси әйберләре, кулъязмалары һәм архив документлары белән танышырга мөмкин булачак. 

Экскурсиядә катнашучыларга театрда легендар куелышлар турында сөйләячәкләр. Казанлылар сәхнә артын, грим һәм костюм бүлмәсен күрә алачак. 

Экскурсия 19 нчы июльдә 18:30 сәгатьтә узачак һәм 1,5 сәгать чамасы дәвам итәчәк. Катнашу бушлай, әмма урыннар саны чикләнгән. Теркәлү Казан Мэриясенең татар телле Telegram-каналында бара.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев