Логотип Идель
Яңалыклар

Тинчурин театрында "Кавышабызмы" ютуб проекты старт алды

Тинчуринлылар «Кавышабызмы?» дигән яңа проектка старт бирде.

18 гыйнвар Шамил Фәрхетдиновның «Мәхәббәт баскычы» спектакле Тинчурин сәхнәсендә 200 тапкыр уйналды. Шул уңайдан тинчуринлылар «Кавышабызмы?» дигән яңа проектка старт бирде.

«Кавышабызмы?» проектының төп максаты - парсызларга үз ярларын табарга ярдәм итү.

Проект берничә этаптан тора. Беренчесендә - катнашырга теләүчеләргә үзләре турында анкета тутырырга кирәк. Анкетаны Тинчурин театрының социаль челтәрләрендә табып була. Шулай ук театрның холлында да махсус тартма куелган. Анкеталар 14 гыйнварга кадәр кабул ителде.

Икенче этапта әлеге анкеталардан өч пар сайланып алынды һәм шушы парлар 18 гыйнвар «Мәхәббәт баскычы» спектакленә чакырылды.

Парларның мөнәсәбәтләре үсешен 14 февральдән башлап «Кавышабызмы?» реалити-шоуында күзәтеп булачак. Беренче чыгарылыш театрның Ютуб каналында инде дөнья күрде. Шоуның алып баручылары – Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары Артем Пискунов белән Резедә Сәләхова.

Барлык этапларны да уңышлы узган парга төп бүләк - ресторанга кичке ашка бару мөмкинлеге биреләчәк.

Беренче чыгарылышка сылтама: https://www.youtube.com/watch?v=c3-KqhMgVKU&t=3s

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев