Логотип Идель
Яңалыклар

Тинчурин исемендәге театр артистлары Казан Кремлендә «Туган тел» спектаклен тәкъдим итәчәк

Спектакль-дәрес тамашачыларда туган телгә мәхәббәт уятуга һәм аның әдәби вариантын куллану теләген булдыруга юнәлдерелгән.

Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Туган тел» спектакле узачак. Аны Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театры артистлары күрсәтәчәк.

Спектакльдә балалар татар теленең дөрес әйтелешен һәм дөрес кулланылышын ишетәчәкләр. Шулай ук сөйләшкәндә алынма сүзләрдән һәм сленгтан котылу темасы да күтәреләчәк. Спектакль-дәрес тамашачыларда туган телгә мәхәббәт уятуга һәм аның әдәби вариантын куллану теләген булдыруга юнәлдерелгән.

Спектакль 18 нче июньдә 13:00 сәгатьтә булачак, барлык теләүчеләр өчен керү ирекле, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев