Логотип Идель
Яңалыклар

Тинчурин театры Ittifaq төркеменә багышланган премьера чыгара

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры 2024 елның беренче яртыеллыгына иҗади планнары белән бүлеште.

Бу хакта тулырак матбугат конференциясендә театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов сөйләде. Аның әйтүенчә, беренче яртыеллыкка эш күптән бара. 25 гыйнварда “Синең хакта” дигән театральләштерелгән концерт программасы көтелә. Анда татар театрының башлангычыннан алып хәзерге көнгә кадәр хезмәт юлын күрергә мөмкин булачак: театр артистлары тарафыннан борынгы җырлар да яңгыраячак, Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр катнашачак.

-    Икенче премьера – “Җан Баевич” (Гаяз Исхакый) спектакле көтелә. Аны режиссер Илнур Гарифуллин куя. Әлеге әсәр мәктәп программасында да бар, шуңа күрә бу спектакль балаларга да, шулай ук олыларга да ошаячак, - диде директор.

Матбугат конференциясендә шулай ук театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов та катнашты. Ул ни өчен нәкъ менә әлеге әсәр сайланып алынганын аңлатты:

-    Беренчедән, “Җан Баевич” Пушкин картасы программасына керә торган спектакль. Икенчедән, аның темасы да бик кызыклы. Без, чит илләргә кызыгып, үз милләтебез, гореф-гадәтләрне югалтсак, нинди көлке хәлгә калырбыз? – дигән теманы ачарга теләдек. Шуңа күрә әлеге пьесаны сайладык. 

Туфан Имаметдинов театрда бик тиздән көтеләчәк премьера турында да әйтте:

-    Бер айдан соң “Флешка, рэп һәм мәхәббәт” дигән премьера чыгачак. Илгиз Зәйниев Ittifaq төркеменә багышланган әсәр язды. Ул төркемне татар яшьләре яхшы белә. Әмма аларның альбомнары берәү генә. Алар иҗат итәләр, тик альбомнары чыкмады. Без беренче альбомнан һәм чыкмаган җырлардан спектакль әзерлибез. Аның сюжеты бик җиңел, бер катлы. Икенче яктан, бу беркатлы заманда яшәвебезне күрсәтә, - диде ул. Бу спектакль бигрәк тә студентларга ошаячагын ассызыклады. 

Димәк, даталар турында төгәл әйтсәк, Тинчурин театрында 25 гыйнварда “Синең хакта...” концерты көтелә; 31 гыйнвар һәм 1 февральдә “Җан Баевич” спектакле куелачак; 21 февральдә “Флешка, рэп һәм мәхәббәт” спектакле булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев