Логотип Идель
Яңалыклар

Тиздән Татарстанда +14 градуска кадәр җылытачак

Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк. Республикада явым-төшем һәм көчле җил көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге.

Республикада җомгадан шимбәгә каршы төндә бераз яңгыр көтелә. Һава температурасы +1 дән +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк. 1 апрель көнне көндез явым-төшем ихтималы аз, синоптиклар секундына 15 метрга кадәр җил һәм +6...+11 градуска кадәр җылытачак дип вәгъдә итә.

2 апрельдә, якшәмбегә каршы төндә явым-төшем көтелми. Һава температурасы 0 дән +4 градуска кадәр булачак. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак, һава +9...+14 градуска кадәр җылыначак, дип яза "Татар-информ".

Дүшәмбе һәм сишәмбе, 3 һәм 4 апрельдә Татарстанда явым-төшем ихтималы аз. Төнге температура 0 дән +4 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез республика халкын +11...+16 градуска кадәр җылытачак.

                                                                                                                                                                                                           Фото: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев