«Тәмле Казан» фестивале кунаклары 5 мең бургер ашаган һәм 700 литр чәй эчкән
Шәһәрнең 57 рестораны һәм кафесы Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм туристларга традицион һәм үзенчәлекле ризыклар тәкъдим итте, шулай ук мастер-класслар һәм кулинария көрәшләре уздырды.
Узган ял көннәрендә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда узган «Тәмле Казан» фестивалендә 43 меңнән артык кеше катнашты. Шәһәрнең 57 рестораны һәм кафесы Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм туристларга традицион һәм үзенчәлекле ризыклар тәкъдим итте, шулай ук мастер-класслар һәм кулинария көрәшләре уздырды.
Фестиваль вакытында пешекчеләр 700 килограммнан артык ит һәм балык пешерделәр. Гастрономия бәйрәме кунаклары 18 тоннадан артык ризык ашадылар, шул исәптән 5 меңгә якын бургер. Моннан тыш, 150 литр фреш-эчемлекләр, 599 стакан кофе, шулай ук 700 литр җимеш чәе һәм 200 литр шәраб эчелгән.
Фестиваль мәйданы үз урамнары (Гриль-проспект, Бургер урамы, Деликатес районы, Яшелчә урамы, Татлы тыкрык, Пешкән аллеясы, Әби тыкрыгы һ.б.) белән тулы бер гастрономик шәһәр хасил итте. Фестиваль кунакларына уңайлы булсын өчен тематик мәйданчыклар буенча навигация каралган иде – махсус аудиогид нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләп торды. Шулай ук теләге булган һәркем QR-код ярдәмендә милли кухня рецептлары белән китапны йөкли алды.
Фестивальдә шәһәрнең 12 оешмасы «Тәмле Казан» версиясе буенча елның иң яхшы десерты исеме өчен көрәште. «Некрасов» рестораныннан гаилә рецепты буенча әзерләнгән бал торты җиңүче булды.
Кунаклар өчен шулай ук конкурслар, дегустацияләр һәм гастрономик тамашалар оештырылды. Шулай итеп, барлык теләүчеләр өчен шәһәрнең әйдәп баручы оешмаларыннан 14 төрле мастер-класс узды. Казанлылар атаклы самосалар (бәрәңге, кешью чикләвеге һәм яшел борчак белән тутырылган традицион Һинд бөккәннәренең) ничек әзерләнүен, сыр-толымны ничек үрергә икәнлеген белделәр, шулай ук дөрес бургер әзерләүнең барлык серләренә төшенделәр.
Италия пастасын әзерләү буенча махсус мастер-класс Ginza Project кулинария мәктәбенең бренд-шефы һәм Matteo’s – Маттео Лаи рестораны уздырды, ә «Восход» рестораны шеф-пешекчесе Максим Тарусин фестиваль кунакларын казанча бишбармак пешерергә өйрәтте, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитетында.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев