«Тәмле Казан»да иң яхшы десертны сайлаячаклар һәм «Бәлеш шоу» уздырачаклар
Узган ел «Тәмле Казан»га 30 меңнән артык кеше килгән, ә фестивальнең иң кызыклы чарасы татар әбиләренең пешекчеләргә каршы көрәше булган. Фестивальгә килүчеләрне 60 ка якын җәмәгать туклануы йорты ашаткан.
17 нче һәм 18 нче сентябрьдә ТР башкаласында «Тәмле Казан» гастрофестивале узачак. Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар аш-сулардан авыз итә һәм мастер-классларда катнаша алачак. Аларга беренче тапкыр Казанның иң яхшы десертын сайларга, «Токмач кискеч» стендапын күрергә һәм «Бәлеш шоу»да катнашырга туры киләчәк. Фестиваль кунаклары уңайлыгы өчен тематик мәйданчыклар буенча гастронавигация эшләнгән.
Мастер-классларны фестивальдә Казанның һәм илнең башка шәһәрләреннән килгән әйдәп баручы пешекчеләре үткәрәчәк. Пешекче Максим Тарусин һәм Андрей Саховский, шулай ук бренд-шеф Маттео Лаи үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Чакырылган белгечләр дәресләрендә казанлылар ростбиф һәм шалкан кушылган «Татарстан урманнары» салаты һәм карамелизацияләнгән алма белән десерт – тарт әзерләргә өйрәнәчәк.
«Бәлеш шоу»да Казан һәм Мәскәү шефлары милли кухняларның иң яхшы рецептлары белән уртаклашачак. Кунаклар беренче карашка традицион булып күренгән ризыкларны ашап карый алачак, әмма аларның һәркайсы остадан уникаль үзенчәлек белән булачак.
Фестиваль шәһәр халкына гына түгел, ресторан бизнесы вәкилләренә дә кызыклы булачак. Алар өчен «Я сам» лекориясендә персоналны җәлеп итү һәм эштә тотып калу, оешманы алга җибәрүнең яңа инструментлары турында лекцияләр укыячаклар. Спикерларның берсе – Станислав Слапогузов, ул кулинария мәктәбен ачу тәҗрибәсе турында сөйләячәк.
Баллы ризык яратучылар өчен фестивальдә десертлар татып карау оештырылачак. Тәкъдим ителгән ризыклардан беренче тапкыр ел десертын сайлаячаклар. Җиңүчене профессиональ кондитерлар һәм бәйрәм кунаклары билгеләячәк.
Фестиваль мәйданчыгында берничә тематик зона – «Сөт урамы», «Сыр тыкрыгы», «Ит мәйданы», «Татлы проспект», «Дөрес туклану районы» җәелдереләчәк. Һәр мәйданчыкта килүчеләр аш-сулардан авыз итә, гастрономик квестта катнаша һәм Казан шеф-пешекчеләреннән аш әзерләү серләрен һәм иң яхшы рецептлар белә алачак.
Фестивальгә килүчеләргә 50 җәмәгать туклануы йорты үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Бәйрәм кунаклары уңайлылыгы өчен фестивальдә аудиогид сөйләп торачак.
Фестиваль 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр узачак, керү ирекле.
Ел саен «Тәмле Казан»га дистәләгән мең шәһәр кешесе һәм турист килә. Фестивальнең төп максаты – татар милли ашларын популярлаштыру, ризык культурасын үстерү һәм шәһәрдә тәкъдим ителгән меню, гастрономия һәм кухня форматларының киң төрлелеген тәкъдир итү. Фестиваль Казанның Россия гастрономия башкаласы буларак үсешенә үз өлешен кертә. Бу товар билгесе узган елның 20 нче гыйнварында Федераль интеллектуаль милек хезмәте тарафыннан теркәлгән.
Искәртеп узабыз, узган ел «Тәмле Казан»га 30 меңнән артык кеше килгән, ә фестивальнең иң кызыклы чарасы татар әбиләренең пешекчеләргә каршы көрәше булган. Фестивальгә килүчеләрне 60 ка якын җәмәгать туклануы йорты ашаткан. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары ике көндә 10 тоннага якын ризык ашаганнар һәм 2 мең литрдан артык эчемлек эчкәннәр.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев