-
Шәриф Камал Әдәби мәктәбендә дәресләр дәвам итә Бу атнада узачак ике дәресне Татар китабы йорты ачык форматта да уздыра. Катнашу ирекле (түләүсез), ләкин алдан теркәлү сорала.
-
Композитор Миләүшә Хәйруллинага «Тантана» премиясе тапшырылды Татар язучысы Кави Нәҗми һәм аның хатыны, танылган тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың саф мәхәббәтенә багышланган әсәр халыкара конкурслар лауреаты, композитор, педагог Миләүшәне җитлеккән талантлы композитор буларак раслады.
-
«Апуш» татар балалар театр студиясе «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңү яулады Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты.
-
"Аулак өй - көрәш": Ничек тамырсыз яшәргә? 27 март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Төбакара "Аулак уй-көрәш" проектының зона ярышлары узды. Аның максаты — татар әдәбияты классикасын өйрәнү, милли йолаларны яңарту.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Әтнәләр Казанга "Бәхет кошы" алып килә
27 февральдә һәм 26 мартта Әтнә дәүләт драма театры Казанга Морис Метерлинкның "Бәхет кошы" ("Синяя птица") мюзиклын алып килеп күрсәтәчәк. Спектакль "Әкият" курчак театры сәхнәсендә уйналачак.
Бүген Татмедиа агентлыгында әлеге чарага багышланган матбугат конференциясе узды. Очрашуда спектакль җитәкчеләре булачак тамаша турында сөйләде:
-Әлеге спектакль 5 ел дәвамында әзерләнгән. Ә аны кую идеясы тагын да элегрәк барлыкка килгән.
- Мюзиклның режиссеры - “Мулла” кинофильмында баш рольдә уйнап танылу алган Рамил Фазлыев.
- Спектальдә барлыгы 76 кеше катшаша, шунысың күпчелеге балалар.
- "Бәхет кошы" мюзиклындагы биюләрнен куяр өчен "Дорога из города" бию театры баш балетмейстеры Лилия Баһаветдинованы хореограф итеп чакырганнар.
- Спектакльнең премьерасы 28 декабрьдә булган һәм яңа елга кадәр 3 һәм яңа елдан соң да 3 мәртәбә куелган.
-Әлеге спектакль театрның 100 еллыгына багышлап әзерләнгән.
- Спектакльдә катнашкан балалар сәгать иртәнге тугыздан кичке тугызга кадәр репетицияләргә йөргән. Балалрга хезмәтләре өчен хезмәт хакы да түләгәннәр.
Сюжеты:
Тылсымчы бүләк иткән серле бөтерчек ярдәмендә абыйлы-сеңелле Тилтил белән Митил әйберләрнең җаннарын күрә алу сәләтенә ирешәләр һәм зәңгәр бәхет кошын эзләп юлга чыгалар. Әлеге кош күршедәге авыру кызга кирәк. Ике баланы Яктылык рухы һәм алар белән хәтәр сәяхәткә чыккан Эт, Мәче, Икмәк, Сөт, Ут, Су, Шикәр рухлары озата бара. Балалар Караңгылык белән очрашып куркуны җиңәләр, ялган Ләззәт кулыннан котылалар, якты дөньядан киткән әби-бабасы рухы белән очрашалар, киләчәктә туачак балалар арасында булалар.
Сәяхәт кылып кайтканнан соң бәхет кошының үз өйләрендә булуын аңлыйлар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз