Логотип Идель
Яңалыклар

Төбәкара «Болгар-Туган тел» - янә Болгарда

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Сәләт» яшьләр үзәге һәм Татарстан Республикасы «Сәләт» Яшьләр иҗтимагый фонды ярдәме белән үткәрелүче X Төбәкара «Болгар–Туган тел» аланы рәсми рәвештә башланып китте.

«Болгар–Туган тел»аланы беренче тапкыр 2014 нче елда барлыкка килә һәм инде 10 ел дәвамында сәләтле балаларны берләштерә.
Быел «Болгар–Туган тел» Татарстан Республикасы Спас районы Болгар шәһәрендә 12-18 июнь көннәрендә үтә.

“Болгар - Туган тел” аланының башкарма директоры Рифат Ибраһимов : ”Без кайттык туган һәм ямьле Болгарга. Миңа бу җир аеруча якын,чөнки монда минем беренче сменам сәлкеш буларак узды. Шуңа күрә сәлкешләргә аеруча Болгар мохитен күрсәтәсе килә” - дип бүлеште
 
Проектның максаты – татар телен өйрәнүгә яшьләрнең игътибарын җәлеп итү. Шуның өчен алан программасы татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телнең төрле өлкәләрдә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән. Ул катнашучыларның һәркайсына татар мәдәниятен үстерүдә үзен җаваплы итеп тоярга мөмкинлек бирүче, бер-берсен тулыландыра торган төрле тематик блокларга бүленгән мәдәни һәм белем бирү чараларыннан төзелә. Ул үз эченә тарих, татар, инглиз теле, риторика, актерлык осталыгы һәм тагын бик күп үзенчәлекле остаханәләр һәм дәресләрне ала.

«Болгар–Туган тел» үз алдына куйган төп ике бурычны үтәргә омтыла:
- Яңа мәгълүмати һәм методик эшләнмәләр кулланып, татар телен тирәнтен өйрәнү, татар телле мохит булдыру;
- Татар мәдәнияте традицияләрен кабул итү һәм үзләштерү. Актив позицияле сәләтле шәхес тәрбияләүдә алгарышлы алымнар куллану.
Алан эшчәнлеге «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»н тормышка ашыру кысаларында Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев