Логотип Идель
Яңалыклар

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү тарифлары вакытыннан алда арттырылачак

Икътисади үсеш министрлыгы тарифлар арттыруны 2023 елның 1 июленнән  быелның 1 декабренә күчергән.

Россиядә салкын һәм кайнар су, җылылык, газ һәм чүп чыгару бәяләре артачак. Икътисади үсеш министрлыгы тарифлар арттыруны 2023 елның 1 июленнән  быелның 1 декабренә күчергән. Бу хакта “Известия” яза.

Тарифларны күп дигәндә, 9 процентка арттыру күздә тотыла. Монополиягә каршы федераль хезмәт тәкъдиме белән газ бәясе 8,5 процентка үсәчәк. Тарифлар халык өчен дә, сәнәгать өчен дә арта.

Икътисади үсеш министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, газ кыйммәтләнү инфраструктураны яңарту һәм газлаштыру программасын дәвам итү кирәклегенә бәйле.

Монополиягә каршы федераль хезмәт билгеләп үткәнчә, газга тарифлар үсү аңа ихтыяҗның кимүенә китермәячәк. Газлаштыру программасын тормышка ашыруны исәпкә алганда, Россиядә газ белән тәэмин итү күләме артачак.

Тарифларны чираттагы арттыру 2024 елның 1 июленә планлаштырыла.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев