ТӨРЕК ЖУНАЛЫНЫҢ ЯҢА САНЫ ТАТАР ӘДИБЕНӘ БАГЫШЛАНГАН
"Кардәш каләмнәр" әдәби журналның яңа саны (август аеның 164нче саны) Роберт Миңнуллинның хәтеренә багышланган.
Төрек телендә чыга торган "Кардәш каләмнәр" әдәби журналның яңа саны (август аеның 164нче саны) Роберт Миңнуллинның хәтеренә багышланган. Журналда аның шигырьләре, үзе һәм иҗатына кагылышлы мәкаләләр басылган.
Мәсәлән, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясе, Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Нуридә Насыйбуллинаның "Роберт Миңнуллинның "Татарларым!.." оран-поэмасы - халыкка шигъри һәйкәл" исемле мәкаләсе. Аны Айгөл-Зара Кәбирова төрекчәгә тәрҗемә итә.
Журналда шагыйрьнең шигырьләре һәм белгечләрнең аның турындагы мәкаләләре урын алган.
Бу махсус санны чыгаруда өлеше булган профессор Ләйлә Мингазова һәм башкаларга Якуп Өмәроглу рәхмәтен белдерә.
Шулай ук бу санда: язучыларының яңа әсәрләре, Сабир Шахтахтының Ереван һәм Зангезур бөлгеләрендә яшәүче азәрбайҗаннарның куылуын яктырткан "Nisgil" романы турында мәкалә бар.
2015 елның март ае саны кыргыз язучысы Омор Солтановка багышлана;
2016 елның апрель ае саны бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан оештырылган;
2016 елның июль саны казакъ шагыйре Җамбыл Җабай улына багышланган;
2018 елның март ае саны казакъ шагыйре Магҗан Җомабаевның 125 еллыгына багышланган һ. б.
Истанбул аспиранты Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев