Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

Төркия Сабан туена чакыра

4 июнь көнне Искешәһәрдән 80 км ераклыкта урнашкан Османие Татар авылында Сабан туе уздырылачак. Килергә теләгән кунаклар өчен Анталия шәһәреннән автобус та барачак.

Төркиядә узачак Сабан туе кунакларын Османие авылы буйлап экскурсия, Искешәһәр татарлары белән бергәләп чәй эчү, Төркиядә яшәүче татарлар белән танышу, бәйрәм кәефе көтә. Кичен автобус кунакларны кире Анталиягә илтәчәк. 

Реклама

Чараны Искешәһәр татар җәмгыяте оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев