Төркия журналы Равил Фәйзуллин турында яза
“Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте” журналында шагыйрь Равил Фәйзуллинның 80 яшьлеге уңаеннан зур мәкалә чыкты.
Мәкаләнең авторы Төркиянең Анкара каласында яшәүче милләттәшебез филолог, язучы, тәрҗемәче Роза Корбан. Роза Корбан “Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте” басмасында төрки дөньяны татар әдипләре белән даими таныштырып бара.
“Равил ага татар әдәбиятында лаеклы урын алган шәхес. Ул укучылары арасында бик тиз танылган һәм кыска гына вакыт эчендә зур үрләр яулаган шагыйрь. Аның иҗат юлы, тормышы гаять кызыклы. Заманында иң күп фикерләр һәм тәнкыйть алган кеше ул. Хәсән Туфан Фәйзуллин шигырьләрен укыгач, иҗатына уңай бәя биргән. Равил абый 23 яшендә Бөтендөнья әдәбияты китапханәсенең 200 томлык сериясенә кертелә. Ул анда 17 татар классик язучыларыннан берсе булып керә”, - дип яза Роза Корбан.
Мәкаләдә татар шагыйрьнең төрле китапларда, очрашу һәм истәлекләрдә яңгыраган фикерләре һәм гаилә архивында сакланучы фотолар белән баетылган.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев