Логотип Идель
Яңалыклар

Төркиядә татар язучылары турында язалар

Роза Корбан бу елы төрки дөньяны татарның классик әдибе Нурихан Фәттах иҗаты, тормышы белән таныштыра.

Төркиянең Анкара каласында яшәүче милләттәшебез филолог, язучы, тәрҗемәче Роза Корбанның “Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте” журналының апрель ае санында зур әтрафлы мәкаләсе чыкты.

Роза Корбан бу елы төрки дөньяны татарның классик әдибе Нурихан Фәттах иҗаты, тормышы белән таныштыра. Бу хакта “Идел” журналына автор Роза Корбан шәхсән үзе хәбәр итте. 

Исегезгә төшереп узабыз, Роза Корбан Татарстан кызы, ул Яшел Үзән районы Мулла Иле авылыннан. Танылган татар галиме Гомәр ага Саттаровның туганы. 1995 елдан бирле Төркиядә гомер итә. Анда төрек басмаларында татарның данлыклы шәхесләрен пропагандалау эшен дә алып бара.

“2020 елның башыннан “Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте” журналының “Идел-Урал зыялылары” исемле сәхифәсендә танылган татар зыялылары турында яза башладым, - ди Роза ханым. – Язмам геройларын шәхсән үзем билгелим.  Бу юлы Нурихан Фәттах турында әзерләдем. 

Язучының 95 еллыгы уңаеннан әзерләнгән язмада, аның тарихи романнар остасы икәненә басым ясала. Нурихан ага Төркия укучысына ят әдип түгел. Язучының “Аллалар һәм фиргавеннәр теле” исемле әсәрере А. Батур тарафыннан төрекчәгә тәрҗемә  ителгән. 2004 елда Селенга нәшриятында басылган, ә 2019 елда 2нче тапкыр басылган.  Шулай ук, Төркиянең Чагаккалэ университетындагы аспирант Ахмәт Туран Турк Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романы телен фәнни яктан тикшергән, бу турыда докторлык диссертациясе  язган, - ди Роза Корбан. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев