ТӨРКИЯДӘ КАГЫЙДӘЛӘР КАТГЫЙЛАНА: КИНОГА ҺӘМ РЕСТОРАНГА ПЦР-ТЕСТ БЕЛӘН ГЕНӘ КЕРТӘЧӘКЛӘР
Пандемия вакытында Төркиядә коронавирусның 5,7 млн очрагы теркәлгән, 51 меңнән күбрәк кеше вафат булган.
Төркиядә прививка ясатмаган гражданнар өчен мәҗбүри ПЦР-тест кертү планлаштырыла. Ковидка тискәре тест нәтиҗәләрен кинотеатрга һәм ресторанга кергәндә күрсәтергә кирәк булачак. Шулай ук 6 сентябрьдән мәктәп хезмәткәрләре атнасына кимендә ике тапкыр анализ тапшырачак.
«Коронавирустан прививка ясатмаган студентлардан һәм университет хезмәткәрләреннән даими рәвештә ПЦР-тест ясатуларын таләп итәчәкбез. Шулай ук очкычлар һәм кинотеатрларга, рестораннарга керү өчен ПЦР-тестларны мәҗбүри итеп ясаячакбыз», — дип белдерде Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, пандемия вакытында Төркиядә коронавирусның 5,7 млн очрагы теркәлгән, 51 меңнән күбрәк кеше вафат булган.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев