Логотип Идель
Яңалыклар

ТӨРКИЯДӘ КАЗАН ТАТАРЛАРЫ БӘЕТЛӘРЕН УКЫЙЛАР

Анкарада төрек авторы Омәр Аксойның «Казан татарлары бәетләре» дип аталган яңа хезмәте нәшер ителде. Бу хакта “Идел” редакциясенә филология фәннәре кандидаты Алсу Шәмсутова хәбәр итте.

Анкарада төрек авторы Омәр Аксойның «Казан татарлары бәетләре» дип аталган яңа хезмәте нәшер ителде. Бу хакта “Идел” редакциясенә филология фәннәре кандидаты Алсу Шәмсутова хәбәр итте.

Китапның тышлыгы бик матур итеп бизәлгән. Татарның рухи байлыгын күрсәтүче хезмәт тышлыгын татар рәссамы Мөдәрис Минһаҗев иҗат иткән татар орнаменты кулланылган.

“Татар милләтен чит илдә дә таныту өчен мондый уртак проектлар бик кирәк. Омәр Аксой бизәлеш буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, үзебезнең талантлы рәссам иҗатына тукталырга булдым. Ике авторны да уңышлы проектлары белән котлыйм. Әлеге хезмәт аша татар милләте турында киңрәк күзалларга мөмкинлек булачак”, - ди галимә Алсу Шәмсутова.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев