Логотип Идель
Яңалыклар

ТӨРКИЯДӘГЕ ЯҢА COVID-ТЫЮЛАР ТУРИСТЛАРГА КАГЫЛАМЫ?

Әлеге төр тыюлар Төркиядә яшәү хокукы булган чит ил кешеләренә мәҗбүри

Коронавирус таралуга юл куймас өчен, Төркия хакимияте 6 сентябрьдән кертелә торган яңа тыюларның чит ил туристларына кагылмавын белдерде.

«Әлеге төр тыюлар Төркиядә яшәү хокукы булган чит ил кешеләренә мәҗбүри», — дип хәбәр иттеләр Төркиянең Эчке эшләр министрлыгыннан», — дип яза РИА Новости.

Моңа кадәр Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган вакцина ясатмаган һәм коронавирус белән авырмаган гражданнарга концерт, театр, кинозалларга керү өчен кулларында ПЦР-тест булуы мәҗбүри дип белдергән иде. Шулай ук бу кешеләр шәһәрара җәмәгать транспортына утырганда да ПЦР-тестны күрсәтергә тиеш.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев