ТР Милли китапханәсе «Хөррияттән Әкият» проекты өчен аудиоәкиятләр яздыра
Китапханә халык әкиятләреннән алып, заманча әсәрләргә кадәр тәкъдим итә. Әкиятләр ике телдә – татар һәм рус телләрендә – чыга.
ТР Милли китапханәсе «Хөррияттән Әкият» проекты өчен аудиоәкиятләр яздыра башлады.
Китапханә халык әкиятләреннән алып, заманча әсәрләргә кадәр тәкъдим итә. Әкиятләр ике телдә – татар һәм рус телләрендә – чыга. Ә дикторлар – китапханәнең дуслары: язучылар, җырчылар, актёрлар, китапханәчеләр һәм укучылар.
Аудиоәкиятләрне сабыйларга йоклар алдыннан кабызырга яки гаилә белән бергәләп тыңларга була.
«Хөррияттән Әкият» һәр сишәмбе 21:00 сәгатьтә ВКонтакте, Apple Podcasts һәм Яндекс.Музыкада подкаст форматында чыга. Уңайлы платформаны сайлау өчен сылтама: https://millikitaphane.mave.digital
Проект Yummy Music белән берлектә эшләнелә.
Сылтамалар:
ВКонтакте
Apple Podcasts
Яндекс.Музыка
Чыганак: ТР Милли китапханәсе PR бүлеге
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев