Логотип Идель
Яңалыклар

ТР Милли китапханәсе җәйге сезонга волонтерлар җыя

Ирекле ярдәмчеләргә террасада чаралар оештыру һәм социаль челтәрләрдә китапханә аккаунтлары өчен контент булдыру белән ярдәм итәргә туры киләчәк.

ТР Милли китапханәсе җәйге сезонга волонтерлар җыюны игълан итте. Ирекле ярдәмчеләргә террасада чаралар оештыру һәм социаль челтәрләрдә китапханә аккаунтлары өчен контент булдыру белән ярдәм итәргә туры киләчәк.

Волонтерлар мәдәни учреждениедә эшләү тәҗрибәсен алачак, фикердәшләре белән танышачак, үз идеяләрен һәм проектларын тормышка ашыра алачак. Моннан тыш, аларның китапханәдә үткәрелә торган чараларда бушлай катнашу мөмкинлеге дә булачак.

Төп таләп – волонтерлар 16 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Китапханә волонтерлык хәрәкәтенә кушылу өчен, чатка сылтама буенча керергә кирәк. Анда гомуми җыелыш турында мәгълүмат бастырылачак, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев