ТР Милли китапханәсендә гыйнвар аенда бушлай тел мастер-класслары сериясе узачак
Гыйнварда Татарстанның Милли китапханәсендә корея, төрек, немец һәм инглиз телләре буенча бушлай мастер-класслар сериясе узачак.
Гыйнварда Татарстанның Милли китапханәсендә корея, төрек, немец һәм инглиз телләре буенча бушлай мастер-класслар сериясе узачак.
12 нче гыйнварда 18:30 сәгатьтә корея теле буенча дәресләрдә иероглифлар һәм дорамалар каралачак. Ә төрек телен өйрәнергә теләүчеләр 15 нче гыйнварда 16:00 сәгатьтә танышу серләре һәм сленг турында белә алачак.
Фразеологизмнар һәм кышкы лексика немец теле буенча мастер-классның төп темасы булачак, ул 22 нче гыйнварда 16:00 сәгатьтә узачак. Соңгы очрашу 29 нчы гыйнварда 16:00 сәгатьтә инглиз теле дәресе булачак.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев