Логотип Идель
Яңалыклар

ТР Милли китапханәсендә ишегалларын мәдәни программалаштыру буенча фикер алышачаклар

ТР Милли китапханәсендә «Урын даһие» очрашулар сериясе узачак, ул ишегалдын киңлек буларак яңадан күзаллауга һәм аны вакыйгалар белән тулыландыруга багышланган.

15 нче һәм 17 нче декабрьдә ТР Милли китапханәсендә «Урын даһие» очрашулар сериясе узачак, ул ишегалдын киңлек буларак яңадан күзаллауга һәм аны вакыйгалар белән тулыландыруга багышланган. Катнашучылар чаралар концепциясен эшләячәкләр. Иң яхшы проект экспертлар белән эшләнеп бетәчәк һәм гамәлгә ашырылачак.

15 нче декабрьдә 19:00 сәгатьтә конференцияләр залында «Ишегаллары җәмәгать киңлекләре буларак: парклар булса, анда вакыйгалар кирәкме?» дигән дискуссия узачак. Киңлекләрне мәдәни программалаштыру өлкәсендәге тәҗрибәсе белән Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Айгөл Латыйпова, Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, «ГЭС. Перезагрузка» штабы проектларының Яр Чаллыдагы координаторы Юлия Әхмәтҗанова, «Безнең ишегалды» программасының әйдәп баручы архитекторы-шәһәр төзүчесе Олег Гордиенко, Төмәндәге «Соседский центр» ҖЧҖ генераль директоры Дарья Райкова уртаклашачак. Дискуссиягә сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

17 нче декабрьдә 12:00 сәгатьтә китапханәнең музыка залында «Ишегалларындагы кышкы вакыйгалар» воркшопы башлана. Катнашучылар ишегалларында кышкы чаралар концепциясен эшләячәк. Һәр төркемнең эшен модераторлар – Enter басмасының баш мөхәррир урынбасары Эллина Кузнецова, «Урам» экстрим-паркының коммуникацияләр һәм мәдәни программалар секторы җитәкчесе Виктория Свищева, Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясенең парк-менеджеры Зилә Гомәрова, Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының пиар-менеджеры Яна Казакова, «Безнең ишегалды» программасында яшәүчеләр белән эшләү буенча белгеч Ксения Самсонова караячак.

Төркемнәр экспертларга чаралар концепциясен тәкъдим итәчәк. Иң яхшы идея «Безнең ишегалды» командасы белән берлектә эшләнәчәк, проектны тормышка ашыруга финанслау бу кышны ук бүлеп биреләчәк.

Эксперт комиссиясе составына «Урам» экстрим-паркы директоры Мария Крюкова, Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе арт-директоры Лилия Вәлиева, арт-менеджер, «Тере шәһәр» фонды пиар-директоры һәм драматург Зоя Рутер, Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина, «Безнең ишегалды» программасы кураторы Арина Петрова керәчәк.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, катнашу өчен 5-7 кешедән торган командага заявка җибәрергә һәм чара уздырылачак ишегалдының адресын күрсәтергә кирәк. Шулай ук воркшопка шәхсән заявка да бирергә мөмкин – катнашучыны командаларның берәрсенә кушачаклар. Сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

«Урын даһие» очрашулар сериясе – Татарстанда шәһәр тирәлегенә багышланган беренче коммуникацион платформа, ул быелның язында эшли башлады. Бу – шәһәрлеләр, берләшмәләр, белгечләр һәм хакимият арасында белем һәм тәҗрибә уртаклашу өчен ачык диалог мәйданы.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев