Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

ТР Милли китапханәсендә Pink Floyd рок-төркеменең винил пластинкасын тыңларга мөмкин

ТР Милли китапханәсендә «Атнага бер пластинка» проекты очрашулары дәвам итә.

ТР Милли китапханәсендә «Атнага бер пластинка» проекты очрашулары дәвам итә. Киләсе чарада казанлылар Pink Floyd рок-төркеменең винил пластинкасын тыңлаячак һәм фикер алышачак.

Чарага алдан теркәлү узып керергә кирәк. Катнашучыларны 12:00 сәгатьтә көтәләр, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.

Реклама

Исегезгә төшерәбез, проект очрашуларында катнашучылар пластинкалар фондын тыңлыйлар һәм яңа чаралар өчен жанр чикләүләреннән башка бүтән альбомнар тәкъдим итәләр. Моңа кадәр булган очрашуларда казанлылар «Кино» төркеме, Лу Рид һәм Джон Кейл, шулай ук Başkarma фин-татар төркеме пластинкаларын тыңладылар.

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев