Логотип Идель
Яңалыклар

ТР Милли музеенда «Бүләк итү көннәре» узачак

еләгән һәркем музейга нинди дә булса әйбер яки тулы бер коллекция бүләк итә ала.

3 нче һәм 4 нче апрельдә Татарстанның Милли музеенда «Бүләк итү көннәре» узачак. Ел саен акция музейның туган көненә (ул 1895 елның 5 нче апрелендә ачылган) багышлап үткәрелә. Теләгән һәркем музейга нинди дә булса әйбер яки тулы бер коллекция бүләк итә ала.

Татарстан Милли музее тупланмасы – Россиядә иң эреләрнең берсе. Анда 900 меңнән артык әйбер саклана: борынгы мәдәниятләр һәм урта гасыр дәүләтләре артефактларыннан алып Совет иле геройларының һәм Татарстан һәм Россия эшлеклеләренең әйберләренә һәм документларына кадәр. 

Музей тупланмасын тулыландыруга бүләк итүчеләр зур өлеш кертә, алар арасында танылган галимнәр, коллекционерлар, меценатлар, шулай ук борынгы предметларны, гаилә ядкәрләрен һәм тарихның башка өлешләрен саклап килгән шәһәр кешеләре дә бар. 

«Теге яки бу бүләк бик кечкенә һәм шәхси булып күренергә мөмкин. Ләкин күп еллар узгач, ул бөтен чорның чагылышы булып торачак. Хәтта кечкенә генә документ, фотография, шәхси әйбер дә коллекциянең мөһим өлеше булачак», - дип уртаклашты Татарстан Милли музее генераль директоры урынбасары, баш саклаучы Лилия Саттарова. 

Музейга үз бүләгеңне 3 нче һәм 4 нче апрельдә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Кремль урамы, 2 адресы буенча китерергә мөмкин. Борынгы, шулай ук гадәти истәлекле әйберләр, сәнгать иҗаты, архив фотолары һәм документлары, сирәк китаплар кабул ителә. Предметларны тапшыру документаль рәвештә рәсмиләштерелә, шуңа күрә үзең белән паспорт алырга кирәк. «Бүләк итү көннәре» турында өстәмә мәгълүматны +7(843)292-67-09 телефоны буенча алырга мөмкин.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев