Логотип Идель
Яңалыклар

ТР Милли музеенда Нәҗип Җиһановның туган көнен билгеләп үтәчәкләр

15 нче гыйнварда, Нәҗип Җиһановның туган көнендә, Татарстанның Милли музеенда композиторның әсәрләре башкарылачак, аның мемориаль коллекциясеннән раритетлар тәкъдим ителәчәк, уникаль кинохроника кадрлары күрсәтеләчәк.

15 нче гыйнварда, Нәҗип Җиһановның туган көнендә, Татарстанның Милли музеенда композиторның әсәрләре башкарылачак, аның мемориаль коллекциясеннән раритетлар тәкъдим ителәчәк, уникаль кинохроника кадрлары күрсәтеләчәк.

Нәҗип Җиһанов (1911-1988) – композитор-классик, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, Казан консерваториясенә нигез салучы һәм аның беренче ректоры, Татарстан Композиторлар берлеген оештыручы һәм беренче җитәкчесе. Ул ХХ гасыр музыка культурасында Татарстанда гына түгел, гомумән Россиядәге иң зур фигураларның берсе булып тора. 

15 нче гыйнварда 12:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр музейның конференц-залында Нәҗип Җиһановның вокаль һәм инструменталь әсәрләре академик башкаруда һәм джаз эшкәртүендә яңгыраячак. Композиторның образы һәм тавышы яздырылган 1960 нчы еллар кинохроникасы күрсәтеләчәк. 

ТР Милли музее фондларыннан торган күргәзмәдә килүчеләр уникаль әйберләр һәм документлар күрәчәк. Алар арасында Нәҗип Җиһановның автографы; композиторлар Дмитрий Шостакович һәм Җәүдәт Фәйзинең, шагыйрь Сибгат Хәкимнең, дирижер Фуат Мансуров һәм җырчы Хәйдәр Бигичевның бүләк иткән автографлары; яшь Җиһановның Мәскәү консерваториясендә укыган чактагы, хәрби әзерлек дәресләрендә төшерелгән фотосурәтләре; композиторның музыкаль инструментлары бар. 

Чарага керү музей билетлары буенча башкарылачак, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев