Логотип Идель
Яңалыклар

ТР Милли музеенда Петр Беренче чоры турында сөйләячәкләр

Килүчеләр өчен мастер-класслар, викториналар, мода, Россия флоты, кино сәнгатендә император образы турында лекцияләр әзерләячәкләр. XVIII гасыр музыка һәм биюләре әлеге чор мохитен тоярга ярдәм итәчәк

27 нче май көнне ТР Милли музее «Музейлар төне» акциясе уздыра. «Кунак ишегалдында ассамблея» программасының төп темасы Петр Беренче чоры булачак.
Килүчеләр өчен мастер-класслар, викториналар, мода, Россия флоты, кино сәнгатендә император образы турында лекцияләр әзерләячәкләр. XVIII гасыр музыка һәм биюләре әлеге чор мохитен тоярга ярдәм итәчәк, шулай ук тарихи костюмнарда дефиле һәм иммерсив экскурсияләр дә узачак. «Петр корабеллары» күчмә күргәзмә проектын тәкъдир итү «Музейлар төне»нең төп вакыйгасы булачак.

Чаралар 14:00 сәгатьтә башлана. Тулырак программа һәм өстәмә мәгълүмат ТР Милли музее сайтында урнаштырылган. Керү – музей билетлары буенча.

Быел Россия императоры тууына 350 ел һәм аның Казанга килүенә 300 ел тула. Нәкъ менә Петр Бөек Россиядә беренче Кунсткамера музеена нигез салган, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев