«ТР яшьләренә торак» дигән чираттагы туры эфир узачак
14 нче мартта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырылган «ТР яшьләренә торак» темасына туры эфир узачак.
14 нче мартта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырылган «ТР яшьләренә торак» темасына туры эфир узачак.
Туры эфирда яшь гаиләләргә торак сатып алуга дәүләт ярдәмен – инде 2024 елда торак бәясенең 30% -35% күләмендә түләүсез субсидияне ничек алырга, шулай ук бүгенге көндә Татарстанда нинди социаль ярдәм чаралары күрсәтелүе турында сөйләячәкләр. Тыңлаучылар чатта сораулар бирә алачак.
Трансляция 17:00 сәгатьтә башлана, ул 18:30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Аңа сылтама буенча тоташырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев