Төрек журналы татар әдипләре турында яза
“Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте” журналының “Идел-Урал зыялылары” рубрикасында да Газиз Гобәйдуллин турында әтрафлы язма дөнья күрде.
“Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте” журналының “Идел-Урал зыялылары” рубрикасында да Газиз Гобәйдуллин турында әтрафлы язма дөнья күрде. Язманың авторы Төркиянең Анкара каласында яшәүче милләттәшебез филолог, язучы, тәрҗемәче Роза Корбан.
Газиз Гобәйдуллин катлаулы язмышка дучар ителгән шәхес. Роза Корбан татар язучысын төрки дөньяга танытырга тырыштым, ди. Г.Гобәйдуллин турында Татарстанда тарих фәннәре кандидаты Диләрә Галиуллина җентекләп өйрәнгән. Язманы әзерләүдә аның өлеше дә кергән.
Белешмә: Газиз Гобәйдуллин 1887 елның 27 июнендә Казан шәһәрендә сәүдәгәр, күп санлы йортлар хуҗасы Салих Гобәйдуллин гаиләсендә дөньяга килә. 1895-1904 елларда Казанның «Халидия» мәдрәсәсендә укый, аннары сигез сыйныфлы гимназия курсы буеча өлгергәнлек аттестатына имтихан тотып, 1909 елда Казан университетының юридик факультетына кабул ителә. Бер елдан тарих-филология факультетына күчеп, аны 1916 елда беренче дәрәҗә диплом белән тәмамлап чыга. Студент чагыннан башлап (1914) Октябрь инкыйлабына кадәр төрле татар мәдрәсәләрендә, мәдрәсәләрдә, Көнчыгыш академиясендә, Татар коммунистик университетында тарих фәне укыта. Бераз вакыт Баку университетының тарих кафедрасында эшли, башта доцент, аннары профессор була. Галим “Татар тарихы”, “Русия тарихы”, “Татарстанда сыйныфлар тарихы”, “татар әдәбияты тарихы” кебек хезмәтләр яза, бер үк вакытта әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.
Г. Газизнең беренче әдәби әсәре – “Марс, уян!” исемле хикәясе 1907 елда “Казан мөхбире” газетасында басыла. Шуннан соң газета-журналларда аның исеме бик еш күренә башлый. Бигрәк тә 1913-1917 еллар арасында күп яза. Бу чорда Аң журналы битләрендә әдипнең өч дистәгә якын кыска хикәясе, көндәлек темаларга багышланган күп кенә мәкалә һәм фельетоннары, яңа китапларга, спектакльләргә рецензияләре дөнья күрә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев