Логотип Идель
Яңалыклар

Төрек журналында Фәнис Яруллин турында мәкалә басылган

Күренекле әдипнең 85 еллыгы уңаеннан "Идел-Урал зыялылары" рубрикасында бастырылган мәкаләне филолог, тәрҗемәче Роза Корбан әзерләгән.  

Төркиядә нәшер ителә торган “Төрки дөнья тарих мәдәният журналы”нда (2023 елның февраль саны) татар халкының горурлыгы булган каһарман язучы Фәнис Яруллин турында күләмле язма чыкты. Күренекле әдипнең 85 еллыгы уңаеннан "Идел-Урал зыялылары" рубрикасында бастырылган мәкаләне филолог, тәрҗемәче Роза Корбан әзерләгән.  

Роза Корбан мәкаләсен “Җилкәннәр җилдә сынала” повестенең төп герое Фәниярның шына түгел, ә әсәр белән таныш булган һәр кешенең тормыш девизына әйләнгән сүзләре белән ачып җибәрә. Автор мәкаләнең буеннан буена әдипнең шушы сүзләргә тугры калуын, үз халкына намус белән хезмәт итүен ассызыклый. “Аның тормышын мин “түземлек триумфы” дип атар идем”, - дип язучының шәхесе белән соклануын белдерә һәм иҗатына югары бәя бирә. 

Мәкаләдә шулай ук, Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханымның да танышу тарихлары турында фикерләре урнаштырылган.

"18 нче кичке яшьләр мәктәбендә укыганда рус теле укытучысы  армиядә умыртка баганасын имгәткән бер егет турында сөйләде. Хастаханәдә дәресләрен тырышып үзләштерә дип безгә үрнәк итеп куйды. Укудан соң иптәш кызым белән шул егетнең хәлен белергә барырга дип сүз куештык. Фәнис белән без шулай итеп 1962 елда беренче тапкыр күрештек. Мин аның  үҗәтлегенә, тырышлыгына, тормышның якасына ябышып ятуына сокландым. Янына килеп йөри башладым. Озаграк килми торсам, Фәнис боега иде”.

Мәкаләдә Фәнис Яруллинның прозасын иҗат эволюциясе аша анализлаган филология фәннәре кандидаты Сәүия Хәкимованың да фикерләренә урын бирелгән. “Фәнис абый белән Нурсөя апа - минем өчен әти белән әнием урынына калган кешеләр. Бүгенге тормышта үз юлымны табуда һәм ирешкән дәрәҗәләремдә аларның ярдәме бәяләп бетергесез. Мине олы тормышка әзерләп чыгарулары өчен мин аларга чиксез рәхмәтлемен. 

Фәнис абыйларга килеп яши башлагач мин татар әдәбияты белән кызыксынып киттем. Хәле нинди авыр булуга карамастан, газиз халкы өчен матур, тәрбияви әсәрләр иҗат итүче Фәнис абыйны күрү миндә соклану хисләре уятты һәм аның әсәрләренең эчке структурасына төшенү теләге туды”.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев