Логотип Идель
Яңалыклар

Төркиядә дәваланучы Энҗе Галиуллинага ярдәм кирәк

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Казаннан Энҗе Галиуллинага ярдәм итү өчен акча җыя башлады.

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Казаннан Энҗе Галиуллинага ярдәм итү өчен акча җыя башлады.

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, 2020 елдан бирле канындагы начар авырту белән көрәшүче ике бала анасы Энҗе Галиуллинага ярдәм йөзеннән, ашыгыч рәвештә акча җыю турында игълан итә. Аның канында - көчле лейкоз (острый лимфообластный лейкоз). Энҗе ханымга Төркиянең Анталия шәһәрендәге Медикал парк клиникасында химия терапиясе узу һәм җелеген күчереп утырту зарур.

Бүгенге көндә Э. Галиуллина Анталия шәһәренең (Төркия) Медикал паркы клиникасында тикшеренү уза һәм химия терапиясенең беренче курсын кабул итә. 

Тулы дәвалану курсларын үтәр өчен Энҗе Галиуллинага 8 млн сумнан артык акча кирәк. Галиуллиннар гаиләсе Энҗе ханымны клиникага җибәрү һәм дәвалануны дәвам итәр өчен 1,8 млн сум акча җыйган. Бу гаилә клиникада дәвалану өчен чыгымнарны үзләре капларлык хәлдә түгел. Шуңа күрә мөфтиятнең “Зәкят” хәйрия фонды, аларга ярдәм итү йөзеннән, 1 000000 сум күләмендә акча җыя.

Энҗе Галиуллинага дәвалануга берничә ысул белән акча күчерергә мөмкин:

1) 5469 6200 2159 7883 номерлы Саклык банкы картасы аша (Динар Дамирович З.)

2) Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев