Логотип Идель
Яңалыклар

Төркиядә коткару эшләре туктатыла

Дүшәмбе кичендә Төркиядә эзләү-коткару төркемнәре эшен туктата башлаган.

 «Российская газета»  хәбәр иткәнчә, дүшәмбе кичендә Төркиядә эзләү-коткару төркемнәре эшен туктата башлаган. Бу исән кешеләрне табу өмете инде булмау белән бәйле.

Сишәмбе иртәсенә Төркиядә һәм Сириядә җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 37 меңнән артып киткән. Төркиядә 31 643 кеше һәм Сириядә 5 714 кешенең һәлак булуы белдерелә.  Җир тетрәү нәтиҗәсендә йөзләрчә мең кеше төрле җәрәхәтләр алган һәм йортсыз калган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев