«Түбән Кама Нефтехим» иҗади бәйгесенең иң яхшы эскизлары билгеле
«Түбән Кама Нефтехим» иҗади бәйгесендә иң яхшы эскизлар өчен тавыш бирү тәмамланды.
Түбән Камада яшәүчеләр иң яхшы өч эскизны социаль челтәрләрдә ачык тавыш бирү юлы белән сайлады. Иң күп тавыш җыйган өч хезмәт авторларын акчалата бүләкләр көтә: 1 урын - 100 мең сум, 2 урын - 30 мең сум, 3 урын - 20 мең сум.
Бәйгедә 1 урынны Татьяна Леонтьева ("Девушка-лаборантка" авторы), 2 урынны Илсөяр Әхмәдуллина ("Влюбленная пара" авторы), 3 урынны Амалия Григорьева "Экология и природа родного края" эскизы өчен алды.
1 нче урынны алган Татьяна Леонтьеваның эскизы профессиональ рәссамнар тарафыннан эшкәртеләчәк һәм СИБУРның Түбән Кама предприятиесе ярдәме белән Химиклар урамы, 82 нче А йортының фасадын бизәячәк.
2Түбән Кама Нефтехим"ның махсус бүләкләре иң яшь авторларга (18 яшькә кадәрге катнашучыларга) тапшырылачак.
чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев