Логотип Идель
Яңалыклар

Туфан Миңнуллин исемендәге Республика конференциясенә – 10 ел

Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә инде унынчы ел җәмәгать эшлеклесе, халык язучысы Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү, популярлаштыруны максат иткән республика конференциясе уздырылып килә.

Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә инде унынчы ел җәмәгать эшлеклесе, халык язучысы Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү, популярлаштыруны максат иткән республика конференциясе уздырылып килә. Елдан ел колачлырак була барган конференция эшендә быел барлыгы 362 кешене катнашты.

Конференциягә укытучылар, укучылар тарафыннан тәкъдим ителгән фәнни-гамәли һәм иҗади эшләр быел да биш юнәлешне (журналистика, фәнни эшләр, башлангыч сыйныфлар арасында рәсемнәр бәйгесе, драматургия һәм укытучылар эшчәнлеге) колачлады.

— Узган ун ел эчендә конференция үзенә 10 меңләп катнашучыны җәлеп итте. Йөзәрләгән спектакльдән өзек сәхнәләштерелде, чыгышларны туплап биш җыетык чыгарылды. Очрашулар уза торган «Хәтер залы»быз да үз эшен башкарып килә. Туфан Миңнуллин әсәрләренә иллюстрацияләр рәвешендә башкарылган рәсем күргәзмәсе, әдипнең шәхси әйберләрен файдаланып эшләнгән фотозона быел да кунакларыбызның күңеленә хуш килде,- ди гимназия директоры Зөммәрәт Шамилевна Нәгыймова.

Чыганак: magarif-uku.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев