Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

"Туфан самавыры" тапшыруында кунакта Алмаз Нургалиев булды

Бүген, 3 мартта, "Туфан самавыры" тапшыруында кунакта кинорежиссер Алмаз Нургалиев булды. 

Бүген, 3 мартта, "Туфан самавыры" тапшыруында кунакта кинорежиссер Алмаз Нургалиев булды. 

Алмаз Нургалиев, куючы-оператор Динар Әхмәтҗанов белән берлектә Актаныш районындагы Өшәр (Иске Семиостров) авылы турында «Җиде утрау арасында» исемле документаль фильм төшергән иде. Фильм 2021 елда Казан халыкара мөселман кинофестивалендә «Иң яхшы документаль фильм» номинациясендә җиңү яулады. Тиздән Алмазның ТР һәм РФ халык артисты Әзһәр Шакиров турында төшергән "Җылак" фильмы да киң экраннарга чыгачак.

Реклама

Тапшыруны алып баручы Мөршидә Кыямова һәм кунагыбыз Алмаз Нургалиев бүгенге көндә кино сәнгатенең үсеше, татар киносының киләчәге, тиздән прокатка чыгачак "Җылак" фильмы турындагы сөйләште. Туры эфир видеоязмасын "ВКонтакте" челтәрендәге төркемгә кереп карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев