«Туган батыр» мультсериалын сентябрьдә төшерәчәкләр
Сценарий расланган, хәзер әзерлек эшләре алып барыла.
Бу хакта «Туган батыр» проектына нигез салучы, «Туган Авылым» милли-туристик комплексын булдыручыларның берсе Радик Габдрахманов «Татар-информ»га хәбәр иткән.
16 августта Казандагы Татарстан Милли китапханәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары һәм блогерлар катнашында «Туган батыр» презентациясе узачак. Аннары проект инициаторлары Ozon һәм Wildberries маркетплейсларына китаплар һәм сувенир продукциясен тарату буенча чыгачак.
Анимацион сериал буенча эшләүнең беренче елына 100 млн сумга якын акча таләп ителә. Бер серия 8-8,5 млн сум тора. Беренче сезон 12 сериядән торырга тиеш, диелә хәбәрдә.
Радик Габдрахманов әлегә проектка үзе инвестицияләр кертүен дә әйткән. Бүгенге көндә ул инде 27 млн сум шәхси акчасын тоткан, әмма аңа ярдәм кирәк. «Туган батыр» проекты инициаторы төрле вариантларны карый, шул исәптән эшмәкәр дуслары белән сөйләшүләр алып бара. Ул дәүләт ярдәменә дә өметләнә.
Эшмәкәр үзенең проектын Бөтендөнья татар конгрессында да тәкъдим итте. Чара анда республика Мәдәният министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгы катнашында узган.
тышлыктагы фото: «Туган батыр» проекты авторлары презентациясе
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев