Логотип Идель
Яңалыклар

«Туган тел» җыры Казахстанны таң калдырган

Казан кызы, 11 яшьлек Ралинә Ибраева Казахстанда «Голос» балалар бәйгесендә катнашкан.

Аның "Туган тел"не җырлавын интренетта  107 меңнән артык кеше караган. Видеога бик күпләр уңай комментарии язган. 

Видеода "Казахстан Даусы" жюрисы, җыр башлануга ук татар телен таный һәм барысы да Ралинәгә борыла - ягъни аның тавышын ошата.

«Дуслар, туганнар, яратканнарыбыз! Мине хуплавыгыз өчен рәхмәт! Казахстан бәйгесендә Татарстаныбызны тәкъдим итүебез белән бәхетлемен һәм горурланам. Бу чыгышны без республикага, аның халкына, туганнарга һәм дусларыбызга багышлыйбыз!» – дип язылган Ралинәнең социаль челтәрдәге битендә.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев