Логотип Идель
Яңалыклар

«Туган телләр поезды» милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге V Бөтенроссия иң яхшы тәҗрибәләр конкурсында җиңде

Брендлы «Туган телләр поезды» Казан метросында 2021 елда – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында барлыкка килде.

Казан Башкарма комитетының «Туган телләр поезды» проекты милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге V Бөтенроссия иң яхшы тәҗрибәләр буенча конкурсында «Социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар һәм инициативалы төркемнәрнең иң яхшы тәҗрибәләре» номинациясендә җиңде.

Брендлы «Туган телләр поезды» Казан метросында 2021 елда – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында барлыкка килде. Составны милли символика – Казан һәм Татарстанда яшәүче төрле халыклар телләрендә канатлы гыйбарәләр, афоризмнар, күренекле язучылар һәм танылган шәхесләрнең әйтемнәре белән бизәделәр.

«Казан өчен бу бик күңелле яңалык! Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен без шәһәр активистлары, җәмәгать эшлеклеләре белән хезмәттәшлек иттек, тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге, Мәдәният идарәсе һәм Казанның Транспорт комитеты белән берлектә эшләдек. Консультант булып Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясы чыгыш ясады, – дип билгеләп үтте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. – Бу безнең уртак җиңүебез. Ул безне яңа казанышларга рухландырыр дип ышанам, һәм без бергәләп әлеге күп проектларны тормышка ашырырбыз дип ышанам». Г.Сәгыйтова Казанда тормышка ашырылган башка проектлар – «Агачлар ни турында җырлый» спектакле, «Тормыш агачы» фестивале турында да уңай фикерләр килүе турында сөйләде. «Бөек Рәсүл Гамзатов телләр арасында гына чикләр бар, ләкин йөрәкләр арасында чикләр юк дигән. Бу дөрес. Безнең барлык проектлар да нәкъ шул турыда», – дип өстәде Г.Сәгыйтова.

Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр конкурсында эксперт комиссиясе Россиянең 74 төбәгеннән 492 гариза карады, шул исәптән 58 е – Мәскәүдән, 33 е – Ханты-Манси автономияле округыннан – Юградан һәм 30 ы – Татарстан Республикасыннан. Бәйгедә 25 оешма җиңүче булды, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Россия халыклары ассамблеясы» гомумроссия иҗтимагый оешмасы, «Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы һәм «Тормыш хакына халыклар иҗаты» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте (Сенеж форумы) 2022 елда милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр буенча V Бөтенроссия конкурсын оештыручылар булды.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев