Логотип Идель
Яңалыклар

Тукай әкиятләре буенча «Көч китабы» мультимедиа мюзиклы тәкъдим ителәчәк

Габдулла Тукай әкиятләре буенча постановка татар шагыйренең «Печән базары, яки Яңа Кисекбаш» әсәрен театр бинасында беренче укуына 100 ел тулуга багышланган.

 24 нче декабрьдә Казан яшь тамашачылар театрында «Көч китабы» мультимедиа мюзиклы премьерасы була. Габдулла Тукай әкиятләре буенча постановка татар шагыйренең «Печән базары, яки Яңа Кисекбаш» әсәрен театр бинасында беренче укуына 100 ел тулуга багышланган.

Спектакльнең сюжеты буенча гадәти бер малай әкият геройлары Мияубикә, Кәҗә һәм Сарык, Су Анасы, Шүрәле, Кисекбаш һәм Дию белән бергә сәяхәт итә. Алар төрле төсле визуаль эффектлар ярдәмендә сәхнәдә тереләчәк. Тамаша ахырында төп герой кешенең чын көченең нәрсә эшли алуын аңлар. 

Спектакльдәге рольләрне республиканың атказанган артистлары Алсу Густова, Павел Густов, Алексей Зильбер, Елена Калаганова, Владимир Никитин, Василий Фалалеев, Гүзәл Шакирҗанова, Дмитрий Язов һәм башка артистлар уйнаячак. Музыкаль режиссер – Диана Сәфәрова, иҗат продюсеры – Альберт Мәхмүтов, драматург – Андрей Лысяков. Артистларның пластикасы өстендә Мария һәм Марсель Нуриевлар эшләгән, видеоконтент белән «Взмах» студиясе шөгыльләнгән. Композитор – Тимур Вәлиев, спектакльнең рәссамы һәм арт-директоры – Анна Гантимурова. 

Премьера 16:00 сәгатьтә булачак. Елның соңгы аенда музыкаль әсәрне көн саен карарга мөмкин. 

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев