Логотип Идель
Яңалыклар

Тукайның әдәби музеенда саклана торган шәхси ядкярләре турында иҗади бәйге игълан ителде

Конкурс шагыйрь Габдулла Тукайның музей мирасын популярлаштыру, балаларда китап уку культурасы тәрбияләү максатыннан уздырыла.

Татарстан Республикасының Милли музее һәм Габдулла Тукай әдәби музее мәктәп укучыларын «Ядкярләрдә - Тукай рухы» әдәби конкурсында катнашырга чакыра. Конкурс шагыйрь Габдулла Тукайның музей мирасын популярлаштыру, балаларда китап уку культурасы тәрбияләү максатыннан уздырыла.

«Конкурста Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда саклана торган шәхси ядкярләре турында яңа әсәр (шигырь, поэма, хикәя) иҗат иткән 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр 2023 елның 10 мартыннан 2023 елның 31 мартына кадәр шушы сылтама буенча кабул ителә», - дип хәбәр иттә Тукай музее матбугат хезмәте.

Конкурс «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә рус һәм татар телендә уздырыла. Иҗади эшләр шагыйрьнең Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясендәге мемориаль әйберләренә багышланган булырга тиеш: мемориаль экспонатлардагы персонаж, әдәби образ һ.б. сурәтләнергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Оештыручылар әйтүенчә, эшләрне бәяләгәндә Габдулла Тукай мемориаль әйберләре турында мәгълүмат бирү, теманы ачу, жанрга туры килү, әдәби тасвирлау чараларын куллану, мөстәкыйльлек, яңалык һәм оригинальлек исәпкә алына.

Җиңүчеләрне бүләкләү чарасы 26 апрельдә Габдулла Тукай әдәби музеенда уздырылачак. Катнашучыларга сертификатлар электрон почтадан җибәреләчәк. Бәйгенең нигезләмәсе белән Габдулла Тукай әдәби музее сайтында танышып була.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев