Логотип Идель
Яңалыклар

ТУКУЧЫЛЫК СӘНГАТЕН АКТУАЛЬЛӘШТЕРӘЛӘР

Фуат Вәлиевның 100 еллык юбилеена багышланган “Төрле милләтләрнең тукучылык сәнгате” Халыкара симпозиумы узды. Ике көнлек симпозиумда Россия һәм төрки илләр халыкларының кул тукучылык техникасы һәм сәнгатенең заманча торышының теоретик һәм практик мәсьәләләре каралды. 

Чарада Россиядән һәм шулай ук чит илләрдән: Әзербәйҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан галимнәре һәм тикшеренүчеләре дә катнашты. Алар үз докладларында Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче төрки халыкларның традицион тукучылык үзенчәлекләрен күрсәтеп, төрле этник мәдәниятләрнең үзара кисешү юлларын ачыклады. Татар халкы тукучылык сәнгатенә, аның бүгенге яшәешенә аерым игътибар бирелде.  Галимнәрнең туку сәнгате турында фикер алышуларыннан тыш, бу эшнең осталары төрле мастер- класслар да үткәрде. 

Симпозиум Татарстан Республикасыны Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге ТӘҺСИ һәм мәдәният Министрлыгы белән берлектә оештырылган.    Ә идея авторы һәм симпозиумның кураторы Рауза Солтанова әйтүе буенча, симпозиумның төп максаты - төрки халыкларның тукучылык сәнгатен барлап, аны яшь буынга тапшыру.  

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев