Логотип Идель
Яңалыклар

Туристлык кэшбегының көзге этабы башланды

Бүген Россиядә туристик кешбэк программасының көзге этабы старт алды, турны ташлама белән 10 сентябрьгә кадәр сатып алырга мөмкин булачак.

Бүген Россиядә туристик кешбэк программасының көзге этабы старт алды, турны ташлама белән 10 сентябрьгә кадәр сатып алырга мөмкин булачак. Бу хакта Ростуризм башлыгы Зарина Догузова хәбәр итте, дип яза Интерфакс.

«Бүген туристик кешбэк программасы буенча сатуларның көзге этабы башланды. Сатулар 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сәяхәткә 1 октябрьдән 25 декабрьгә кадәр, ә круизга — 1 сентябрьдән һәм навигация тәмамланганчы барырга мөмкин булачак. Илнең барлык төбәкләре дә катнаша. Исегезгә төшерәбез, кунакханәдә яшәү яки тур өчен „Мир“ картасы белән түләргә кирәк. Һәм бу карточкага автомат рәвештә бәянең 20 проценты, иң күбе — 20 мең сум кире кайта», — дип сөйләгән ведомство башлыгы.

Шулай ук Догузова искәрткәнчә, бу юлы акция шартлары үзгәргән. Хәзер сәфәр элеккеге кебек ике төн куну түгел, өч төн кунуны үз эченә алырга тиеш. Моннан тыш, Ерак Көнчыгыш төбәкләре өчен турыдан-туры броньне кунакханәдә яки программада катнашучы шифаханәләрдә ясасаң, югары кешбэк гамәлдә булачак. Кире кайту суммасы  40 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Кире кайтару өлеше - элеккечә 20%.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев