Уен кушымтасы татар теленә өйрәтә
Россиянең ун милләте туган телен уен кушымтасы ярдәмендә өйрәнә ала. Анда татар теле дә бар. Кушымтаны IOS һәм Android ка бушлай урнаштырырга мөмкин.
Россиянең ун милләте туган телен уен кушымтасы ярдәмендә өйрәнә ала. Алар арасында татар теле дә бар. Кушымтаны IOS һәм Android ка бушлай урнаштырырга мөмкин, дип яза Kazanfirst.
Җитештерүчеләр билгеләп үткәнчә, "АБВГДейка" уен кушымтасы нәниләрне дә, өлкәнрәк балаларны да мавыктырырга сәләтле. Бөтен мәгълүмат җиңел һәм кызыклы формада бирелә.
Үзебезне гомумдөнья процессларыннан аермыйча, традицияләребезнең һәм мәдәниятебезнең сакланышы турында борчылырга кирәк. Һәм моңа мәгълүмат әле аңга салына гына башлаган вакыттан тотыну мөһим. Бала кечкенәдән үк үз ата-бабалары телен ишетү һәм сөйләшү мөмкинлегенә ия булырга тиеш, - дип белдерә проект авторлары.
Хәзерге вакытта кушымтада ун тел буенча мәгълүмат бар, алар арасында рус, татар, чечен, бурят, кумык, удмурт, авар, кырым-татар, абазин, осетин теле бар.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев