Логотип Идель
Яңалыклар

Укытучылар өчен яңа экологик портал булдырылды

Әлеге интернет-мәйданчыкта экологиягә багышланган белем бирү материаллары урын алган. 

"ЭКА" регионара экологик җәмгыять берләшмәсе Экокласс.рф порталы булдырган. Портал Россиянең Мәгариф министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырылган. Әлеге интернет-мәйданчыкта экологиягә багышланган белем бирү материаллары урын алган. Бу хакта ТР Экология министрлыгы хәбәр итә.

Хәзерге вакытта мәйданчыкта экология юнәлешендәге 44 дәрес урнаштырылган. Порталда теркәлү узган укытучылар (нинди профиль буенча белем бирүләренә карамастан) сайтта урнаштырылган мәгълүматтан файдалана ала. Портал балаларны экология өлкәсендә профоринтацияләүне дә күз уңында тота, ди авторлар. Дәресләрен "Экокласс.рф" материаллары нигезендә уздырган укытучылар диплом алачак, белем бирү оешмасына рәхмәт хаты юллау да каралган.

Чыганак: ТР Экология министрлыгы

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев