Логотип Идель
Яңалыклар

Укытучыларның бюрократик йөкләнеше кимерме?

Яңа 2022/2023 уку елыннан ук укытучылар белем бирү барышы белән турыдан-туры бәйле булган минималь документлар белән эшләр дип көтелә.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучы тутырырга тиешле документлар исемлеген минимумга кадәр киметте. Бу педагогларга бюрократик йөкләнешне максималь дәрәҗәдә киметергә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм министрлыгы РФ Мәгариф һәм фән Министрлыгына сылтама белән.

Яңа 2022/2023 уку елыннан ук укытучылар белем бирү барышы белән турыдан-туры бәйле булган минималь документлар белән эшләр дип көтелә. Бу исемлектә - эш программасы һәм сыйныф журналы. Шул ук вакытта укытучы мәгариф министрлыгының якынча эш программасын кулланырга мөмкин, бу очракта үз укытучыларга үз программаларын булдыру мәҗбүри түгел.

Түгәрәк һәм секцияләр укытучылары дәрестән тыш эшчәнлек журналын, сыйныф җитәкчеләре тәрбия эше планын да тутыралар. Укытучылар кирәк булган очракта укучыларга характеристика яза алалар. Калган документлар өчен административ хезмәткәрләр җавап бирә, дип аңлата Министрлык. Белем бирү оешмалары үз эшчәнлегендә электрон документ әйләнешен дә куллана ала.

Чыганак: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев