-
Татарстанлыларга тарифларны исәпләү буенча ярдәм күрсәтәчәкләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә Хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.
-
Татарстан мөфтияте 11 Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыя Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 700 волонтер җәлеп итү күздә тотыла.
-
Татарстан китап нәшрияты XXХ Минск Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә китапларын тәкъдим итә Татарстан китап нәшрияты бирегә тарихи, туган якны өйрәнүгә караган китапларны, классик әдипләребез иҗатын, татар теленә үзөйрәткечләрне, сүзлекләрне, балалар әдәбиятын, бүләк-басмалардан тупланган төрле жанрдагы 200 китап алып килә.
-
Язучылар елмаерга чакыра Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри,14) “Язучылар елмая яки язгы маҗаралы көннәр” дип исемләнгән юмор кичәсе була.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Укытучыны бизәнеп йөргәне өчен эштән чыгарырга теләгәннәр
Аларны ир-ат укытучының бизәнеп-төзәнеп йөрүе куркуга салган. Ростов шәһәрендә ата-аналар тышкы кыяфәте өчен рус теле укытучысын эштән җибәрүне таләп итәләр. Аларны әлеге ир-ат укытучының бизәнеп-төзәнеп йөрүе куркуга салган. Ул тырнакларын үстерә, аларга френч ясый, ягъни тырнак очларына лак белән ак сызыклар сыза, беркайчан да макияжсыз йөрми икән. Җитмәсә керфекләрен дә буйый ди.
Укучыларны болар куркытмый. Алар, киресенчә, рус теле дәресләренә бик теләп йөриләр. Ә менә ата-аналары хафага калган.
Шәһәрнең мәгариф идарәсе, ата-аналар куша дип кенә, укытучыны эштән җибәрергә ашыкмый. Аның белән аңлату эшләре алып барганнар, шуннан соң бу көяз укытучы ир озын тырнакларын кисәргә булган.
Автор : Гаянова Гүзәл
Чыганак: omet-rb
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз